Runtime (0.00348 seconds)
#4

Interpretation of ( Al-Baqarah 259 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?"дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?"диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңәсасымаганнар, һәм ишәгеңә кара",дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор",диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен",дип. ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 259 )

[ أَوْ كَالَّذِي مَرَّ عَلَى قَرْيَةٍ وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَى عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّى يُحْيِي هَذِهِ اللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا فَأَمَاتَهُ اللَّهُ مِائَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ قَالَ بَلْ لَبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانْظُرْ إِلَى طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ وَانْظُرْ إِلَى حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِلنَّاسِ وَانْظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنْشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا فَلَمَّا تَبَيَّنَ لَهُ قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ اللَّهَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ ] - البقرة 259

#5

Interpretation of ( Al-Baqarah 102 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз",диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше",диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз"дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 102 )

[ وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ ] - البقرة 102