الزمن (0,00749 ثانية)
#131

ترجمة ( المزمل 20 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вә кайвакыт өчтән берен торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаһ төнне һәм көнне белеп үлчидер, Аллаһ беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! Аллаһ белде, сезнең арагызда авыру кешеләр булыр, вә кайберләре Аллаһуның юмартлыгыннан өмет итеп мал, гыйлем кәсеб итәр өчен сәфәрдә булырлар, вә кайберләре Аллаһ юлында сугышта булырлар, андый вакытларда җиңел сүрәләрне укыгыз, вә намазларыгызны укыгыз, вә малларыгыздан зәкят бирегез һәм изге гамәлләрне Аллаһуга бурыч итеп бирегез ягъни сәваблы эшләрне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен эшләгез, Аллаһ арттырып үзегезгә нигъмәт белән кайтарып бирер. Үзегез өчен ахирәткә алдан җибәргән яхшылыкларыгызны, изге гамәлләрегезне Аллаһ хозурында табарсыз, үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән садакагызга караганда исән вакытыгызда биргән садакагыз хәерлерәк вә сәвабы да олуграк. Аллаһуның ярлыкавын һәрвакыт сорагыз! Шиксез, Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхимле. ] - ترجمة ( Al-Muzzammil 20 )

[ إِنَّ رَبَّكَ يَعْلَمُ أَنَّكَ تَقُومُ أَدْنَى مِنْ ثُلُثَيِ اللَّيْلِ وَنِصْفَهُ وَثُلُثَهُ وَطَائِفَةٌ مِنَ الَّذِينَ مَعَكَ وَاللَّهُ يُقَدِّرُ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ عَلِمَ أَنْ لَنْ تُحْصُوهُ فَتَابَ عَلَيْكُمْ فَاقْرَءُوا مَا تَيَسَّرَ مِنَ الْقُرْآنِ عَلِمَ أَنْ سَيَكُونُ مِنْكُمْ مَرْضَى وَآخَرُونَ يَضْرِبُونَ فِي الْأَرْضِ يَبْتَغُونَ مِنْ فَضْلِ اللَّهِ وَآخَرُونَ يُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَاقْرَءُوا مَا تَيَسَّرَ مِنْهُ وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ وَآتُوا الزَّكَاةَ وَأَقْرِضُوا اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا وَمَا تُقَدِّمُوا لِأَنْفُسِكُمْ مِنْ خَيْرٍ تَجِدُوهُ عِنْدَ اللَّهِ هُوَ خَيْرًا وَأَعْظَمَ أَجْرًا وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ ] - المزمل 20

#132

ترجمة ( البقرة 102 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз",диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше",диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз"дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. ] - ترجمة ( Al-Baqarah 102 )

[ وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ ] - البقرة 102