الزمن (0,00876 ثانية)
#152

ترجمة ( البقرة 255 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt


[ اللَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ مَنْ ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ ] - البقرة 255

#153

ترجمة ( المجادلة 8 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел",дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. ] - ترجمة ( Al-Mujadila 8 )

[ أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ نُهُوا عَنِ النَّجْوَى ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَيَتَنَاجَوْنَ بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَإِذَا جَاءُوكَ حَيَّوْكَ بِمَا لَمْ يُحَيِّكَ بِهِ اللَّهُ وَيَقُولُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ لَوْلَا يُعَذِّبُنَا اللَّهُ بِمَا نَقُولُ حَسْبُهُمْ جَهَنَّمُ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ الْمَصِيرُ ] - المجادلة 8

#154

ترجمة ( النساء 176 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м, мирас малы хакында синнән фәтва сорыйлар. Син аларга әйт: "Кәләләнең мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирер",дип. (Кәләлә дип кемнең ата-анасы үлгән, балалары да юк, шул кешегә әйтелә.) Әгәр бер ир үлсә, аның ата-анасы һәм баласы булмаса, бер туган кыз кардәше калса, бу кыз кардәшенә үлгән кәләлә малының яртысы тияр, әгәр кәләлә ир исән калып, әлеге кыз кардәше үлсә, ул кыз кардәшенең баласы калмаса, ул чагында калган малга кәләлә варис булыр. Әгәр кәләлә ир үлеп аның ике бертуган кыз кардәшләре калса, аларга кәләләдән калган малның өчтән ике өлеше тияр, әгәр кәләлә ирнең калган бер туган кардәшләре ирләр һәм хатыннар булса, иргә ике хатынның өлеше тияр. Болар кәләләдән калган малның өчтән ике өлешен бүләрләр. Аллаһ сезгә ачык бәян кылыр мирас хөкемнәрен, мал бүлүдә адашмавыгыз өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. ] - ترجمة ( An-Nisa' 176 )

[ يَسْتَفْتُونَكَ قُلِ اللَّهُ يُفْتِيكُمْ فِي الْكَلَالَةِ إِنِ امْرُؤٌ هَلَكَ لَيْسَ لَهُ وَلَدٌ وَلَهُ أُخْتٌ فَلَهَا نِصْفُ مَا تَرَكَ وَهُوَ يَرِثُهَا إِنْ لَمْ يَكُنْ لَهَا وَلَدٌ فَإِنْ كَانَتَا اثْنَتَيْنِ فَلَهُمَا الثُّلُثَانِ مِمَّا تَرَكَ وَإِنْ كَانُوا إِخْوَةً رِجَالًا وَنِسَاءً فَلِلذَّكَرِ مِثْلُ حَظِّ الْأُنْثَيَيْنِ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ أَنْ تَضِلُّوا وَاللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ ] - النساء 176

#155

ترجمة ( المائدة 48 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр. ] - ترجمة ( Al-Ma'idah 48 )

[ وَأَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ الْكِتَابِ وَمُهَيْمِنًا عَلَيْهِ فَاحْكُمْ بَيْنَهُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ عَمَّا جَاءَكَ مِنَ الْحَقِّ لِكُلٍّ جَعَلْنَا مِنْكُمْ شِرْعَةً وَمِنْهَاجًا وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَعَلَكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَكِنْ لِيَبْلُوَكُمْ فِي مَا آتَاكُمْ فَاسْتَبِقُوا الْخَيْرَاتِ إِلَى اللَّهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ ] - المائدة 48

#151

ترجمة ( البقرة 124 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَإِذِ ابْتَلَى إِبْرَاهِيمَ رَبُّهُ بِكَلِمَاتٍ فَأَتَمَّهُنَّ قَالَ إِنِّي جَاعِلُكَ لِلنَّاسِ إِمَامًا قَالَ وَمِنْ ذُرِّيَّتِي قَالَ لَا يَنَالُ عَهْدِي الظَّالِمِينَ ] - البقرة 124