الزمن (0,00360 ثانية)
#64

ترجمة ( الحديد 27 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр. ] - ترجمة ( Al-Hadid 27 )

[ ثُمَّ قَفَّيْنَا عَلَى آثَارِهِمْ بِرُسُلِنَا وَقَفَّيْنَا بِعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ وَآتَيْنَاهُ الْإِنْجِيلَ وَجَعَلْنَا فِي قُلُوبِ الَّذِينَ اتَّبَعُوهُ رَأْفَةً وَرَحْمَةً وَرَهْبَانِيَّةً ابْتَدَعُوهَا مَا كَتَبْنَاهَا عَلَيْهِمْ إِلَّا ابْتِغَاءَ رِضْوَانِ اللَّهِ فَمَا رَعَوْهَا حَقَّ رِعَايَتِهَا فَآتَيْنَا الَّذِينَ آمَنُوا مِنْهُمْ أَجْرَهُمْ وَكَثِيرٌ مِنْهُمْ فَاسِقُونَ ] - الحديد 27

#65

ترجمة ( البقرة 249 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә. ] - ترجمة ( Al-Baqarah 249 )

[ فَلَمَّا فَصَلَ طَالُوتُ بِالْجُنُودِ قَالَ إِنَّ اللَّهَ مُبْتَلِيكُمْ بِنَهَرٍ فَمَنْ شَرِبَ مِنْهُ فَلَيْسَ مِنِّي وَمَنْ لَمْ يَطْعَمْهُ فَإِنَّهُ مِنِّي إِلَّا مَنِ اغْتَرَفَ غُرْفَةً بِيَدِهِ فَشَرِبُوا مِنْهُ إِلَّا قَلِيلًا مِنْهُمْ فَلَمَّا جَاوَزَهُ هُوَ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ قَالُوا لَا طَاقَةَ لَنَا الْيَوْمَ بِجَالُوتَ وَجُنُودِهِ قَالَ الَّذِينَ يَظُنُّونَ أَنَّهُمْ مُلَاقُو اللَّهِ كَمْ مِنْ فِئَةٍ قَلِيلَةٍ غَلَبَتْ فِئَةً كَثِيرَةً بِإِذْنِ اللَّهِ وَاللَّهُ مَعَ الصَّابِرِينَ ] - البقرة 249

#61

ترجمة ( الأنعام 70 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَذَرِ الَّذِينَ اتَّخَذُوا دِينَهُمْ لَعِبًا وَلَهْوًا وَغَرَّتْهُمُ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا وَذَكِّرْ بِهِ أَنْ تُبْسَلَ نَفْسٌ بِمَا كَسَبَتْ لَيْسَ لَهَا مِنْ دُونِ اللَّهِ وَلِيٌّ وَلَا شَفِيعٌ وَإِنْ تَعْدِلْ كُلَّ عَدْلٍ لَا يُؤْخَذْ مِنْهَا أُولَئِكَ الَّذِينَ أُبْسِلُوا بِمَا كَسَبُوا لَهُمْ شَرَابٌ مِنْ حَمِيمٍ وَعَذَابٌ أَلِيمٌ بِمَا كَانُوا يَكْفُرُونَ ] - الأنعام 70

#62

ترجمة ( الأحزاب 37 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَإِذْ تَقُولُ لِلَّذِي أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيْهِ وَأَنْعَمْتَ عَلَيْهِ أَمْسِكْ عَلَيْكَ زَوْجَكَ وَاتَّقِ اللَّهَ وَتُخْفِي فِي نَفْسِكَ مَا اللَّهُ مُبْدِيهِ وَتَخْشَى النَّاسَ وَاللَّهُ أَحَقُّ أَنْ تَخْشَاهُ فَلَمَّا قَضَى زَيْدٌ مِنْهَا وَطَرًا زَوَّجْنَاكَهَا لِكَيْ لَا يَكُونَ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ حَرَجٌ فِي أَزْوَاجِ أَدْعِيَائِهِمْ إِذَا قَضَوْا مِنْهُنَّ وَطَرًا وَكَانَ أَمْرُ اللَّهِ مَفْعُولًا ] - الأحزاب 37

#63

ترجمة ( المجادلة 22 ) في Tatar من طرف Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның расүленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мөэминнәр Коръән белән гамәл кылырлар, әмма Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләргә һич тә дус булмаслар, аларга иярмәсләр һәм алардан курыкмаслар, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардәш ыругълары булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алардан киселерләр бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһудан разыйлардыр биргән, нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдер, алар Аллаһ гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, тәхкыйк Аллаһ гаскәрләре ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. "Ий Раббыбыз, безне дә Коръән белән гамәл кылдырып, шулар җөмләсеннән кыл!" ] - ترجمة ( Al-Mujadila 22 )

[ لَا تَجِدُ قَوْمًا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ يُوَادُّونَ مَنْ حَادَّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَلَوْ كَانُوا آبَاءَهُمْ أَوْ أَبْنَاءَهُمْ أَوْ إِخْوَانَهُمْ أَوْ عَشِيرَتَهُمْ أُولَئِكَ كَتَبَ فِي قُلُوبِهِمُ الْإِيمَانَ وَأَيَّدَهُمْ بِرُوحٍ مِنْهُ وَيُدْخِلُهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا عَنْهُ أُولَئِكَ حِزْبُ اللَّهِ أَلَا إِنَّ حِزْبَ اللَّهِ هُمُ الْمُفْلِحُونَ ] - المجادلة 22