Runtime (0.00758 seconds)
#224

Interpretation of ( Al-Ma'idah 2 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр. ] - Interpretation of ( Al-Ma'idah 2 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُحِلُّوا شَعَائِرَ اللَّهِ وَلَا الشَّهْرَ الْحَرَامَ وَلَا الْهَدْيَ وَلَا الْقَلَائِدَ وَلَا آمِّينَ الْبَيْتَ الْحَرَامَ يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِنْ رَبِّهِمْ وَرِضْوَانًا وَإِذَا حَلَلْتُمْ فَاصْطَادُوا وَلَا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ أَنْ صَدُّوكُمْ عَنِ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ أَنْ تَعْتَدُوا وَتَعَاوَنُوا عَلَى الْبِرِّ وَالتَّقْوَى وَلَا تَعَاوَنُوا عَلَى الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ ] - المائدة 2

#225

Interpretation of ( Ya-Sin 12 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта. ] - Interpretation of ( Ya-Sin 12 )

[ إِنَّا نَحْنُ نُحْيِي الْمَوْتَى وَنَكْتُبُ مَا قَدَّمُوا وَآثَارَهُمْ وَكُلَّ شَيْءٍ أَحْصَيْنَاهُ فِي إِمَامٍ مُبِينٍ ] - يس 12

#226

Interpretation of ( Al-Mujadila 22 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның расүленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мөэминнәр Коръән белән гамәл кылырлар, әмма Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләргә һич тә дус булмаслар, аларга иярмәсләр һәм алардан курыкмаслар, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардәш ыругълары булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алардан киселерләр бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһудан разыйлардыр биргән, нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдер, алар Аллаһ гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, тәхкыйк Аллаһ гаскәрләре ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. "Ий Раббыбыз, безне дә Коръән белән гамәл кылдырып, шулар җөмләсеннән кыл!" ] - Interpretation of ( Al-Mujadila 22 )

[ لَا تَجِدُ قَوْمًا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ يُوَادُّونَ مَنْ حَادَّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَلَوْ كَانُوا آبَاءَهُمْ أَوْ أَبْنَاءَهُمْ أَوْ إِخْوَانَهُمْ أَوْ عَشِيرَتَهُمْ أُولَئِكَ كَتَبَ فِي قُلُوبِهِمُ الْإِيمَانَ وَأَيَّدَهُمْ بِرُوحٍ مِنْهُ وَيُدْخِلُهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا عَنْهُ أُولَئِكَ حِزْبُ اللَّهِ أَلَا إِنَّ حِزْبَ اللَّهِ هُمُ الْمُفْلِحُونَ ] - المجادلة 22

#227

Interpretation of ( Al-Ma'idah 48 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр. ] - Interpretation of ( Al-Ma'idah 48 )

[ وَأَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ الْكِتَابِ وَمُهَيْمِنًا عَلَيْهِ فَاحْكُمْ بَيْنَهُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ عَمَّا جَاءَكَ مِنَ الْحَقِّ لِكُلٍّ جَعَلْنَا مِنْكُمْ شِرْعَةً وَمِنْهَاجًا وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَعَلَكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَكِنْ لِيَبْلُوَكُمْ فِي مَا آتَاكُمْ فَاسْتَبِقُوا الْخَيْرَاتِ إِلَى اللَّهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ ] - المائدة 48

#228

Interpretation of ( Al-Baqarah 249 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә. ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 249 )

[ فَلَمَّا فَصَلَ طَالُوتُ بِالْجُنُودِ قَالَ إِنَّ اللَّهَ مُبْتَلِيكُمْ بِنَهَرٍ فَمَنْ شَرِبَ مِنْهُ فَلَيْسَ مِنِّي وَمَنْ لَمْ يَطْعَمْهُ فَإِنَّهُ مِنِّي إِلَّا مَنِ اغْتَرَفَ غُرْفَةً بِيَدِهِ فَشَرِبُوا مِنْهُ إِلَّا قَلِيلًا مِنْهُمْ فَلَمَّا جَاوَزَهُ هُوَ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ قَالُوا لَا طَاقَةَ لَنَا الْيَوْمَ بِجَالُوتَ وَجُنُودِهِ قَالَ الَّذِينَ يَظُنُّونَ أَنَّهُمْ مُلَاقُو اللَّهِ كَمْ مِنْ فِئَةٍ قَلِيلَةٍ غَلَبَتْ فِئَةً كَثِيرَةً بِإِذْنِ اللَّهِ وَاللَّهُ مَعَ الصَّابِرِينَ ] - البقرة 249

#229

Interpretation of ( Al-Hashr 1 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: "Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк"дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр". ] - Interpretation of ( Al-Hashr 1 )

[ سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ ] - الحشر 1

#230

Interpretation of ( Al-Ma'idah 41 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез",дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди хөкем",дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр",диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз",дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб. ] - Interpretation of ( Al-Ma'idah 41 )

[ يَا أَيُّهَا الرَّسُولُ لَا يَحْزُنْكَ الَّذِينَ يُسَارِعُونَ فِي الْكُفْرِ مِنَ الَّذِينَ قَالُوا آمَنَّا بِأَفْوَاهِهِمْ وَلَمْ تُؤْمِنْ قُلُوبُهُمْ وَمِنَ الَّذِينَ هَادُوا سَمَّاعُونَ لِلْكَذِبِ سَمَّاعُونَ لِقَوْمٍ آخَرِينَ لَمْ يَأْتُوكَ يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ مِنْ بَعْدِ مَوَاضِعِهِ يَقُولُونَ إِنْ أُوتِيتُمْ هَذَا فَخُذُوهُ وَإِنْ لَمْ تُؤْتَوْهُ فَاحْذَرُوا وَمَنْ يُرِدِ اللَّهُ فِتْنَتَهُ فَلَنْ تَمْلِكَ لَهُ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا أُولَئِكَ الَّذِينَ لَمْ يُرِدِ اللَّهُ أَنْ يُطَهِّرَ قُلُوبَهُمْ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ] - المائدة 41

#221

Interpretation of ( Al-Baqarah 217 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышузур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар. ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 217 )

[ يَسْأَلُونَكَ عَنِ الشَّهْرِ الْحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِ قُلْ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌ وَصَدٌّ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَكُفْرٌ بِهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَإِخْرَاجُ أَهْلِهِ مِنْهُ أَكْبَرُ عِنْدَ اللَّهِ وَالْفِتْنَةُ أَكْبَرُ مِنَ الْقَتْلِ وَلَا يَزَالُونَ يُقَاتِلُونَكُمْ حَتَّى يَرُدُّوكُمْ عَنْ دِينِكُمْ إِنِ اسْتَطَاعُوا وَمَنْ يَرْتَدِدْ مِنْكُمْ عَنْ دِينِهِ فَيَمُتْ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُولَئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَأُولَئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ ] - البقرة 217

#222

Interpretation of ( Al-Baqarah 102 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз",диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше",диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз"дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 102 )

[ وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ ] - البقرة 102

#223

Interpretation of ( Al-An'am 19 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугъракдип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителдесезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен",дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен",дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен",дип. ] - Interpretation of ( Al-An'am 19 )

[ قُلْ أَيُّ شَيْءٍ أَكْبَرُ شَهَادَةً قُلِ اللَّهُ شَهِيدٌ بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ وَأُوحِيَ إِلَيَّ هَذَا الْقُرْآنُ لِأُنْذِرَكُمْ بِهِ وَمَنْ بَلَغَ أَئِنَّكُمْ لَتَشْهَدُونَ أَنَّ مَعَ اللَّهِ آلِهَةً أُخْرَى قُلْ لَا أَشْهَدُ قُلْ إِنَّمَا هُوَ إِلَهٌ وَاحِدٌ وَإِنَّنِي بَرِيءٌ مِمَّا تُشْرِكُونَ ] - الأنعام 19