Duración (0,00313 segundos)
#2

Interpretation of ( Al-Ahzab 4 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһ һичнинди ирнең күкрәк эчендә ике калеб халык итмәде, чөнки кайбер мөшрикләр минем ике калбем бар дип мактанырлар иде. Дәхи хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызның әгъзасына охшату белән ул хатыннарыгызны сезгә ана кылмады, "Хатынның гаурәт әгъзаларын ананың гаүрәт әгъзаларына охшату турында сүз бара. Мәсәлән: ир хатынына синең аркаң анамның, аркасына охшаган, яки синең корсагың анам корсагына, синең ботларың анамның ботларына охшаган дип әйтү яки охшату хәрамдер. Хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызныкына охшату белән генә хатыннарыгыз сезгә ана була алмыйдыр, охшатмагыз димәкдер". Вә дәхи угыллыкка алган асрау ир балаларны сезгә хакыйкый угыл кыйлмады, ягъни алар үз угылларыгыз кеби түгелләр, ий сез яһүд вә монафикълар, сезнең Мухәммәд г-м үзенең угълының хатынына өйләнде дип әйтүегез авызыгыздан чыккан буш сүздер. Мухәммәд г-м Харис угълы Зәедне асрауга алып тәрбияләде, соңра Зәеднең талак ителмеш хатыны Зәйнәпне никахлап алды. Шуның белән пәйгамбәрне яһүдләр вә монафикълар гаепләмәкче булдылар. Аллаһ хакны сөйләр һәм туры юлга да күндерер. ] - Interpretation of ( Al-Ahzab 4 )

[ مَا جَعَلَ اللَّهُ لِرَجُلٍ مِنْ قَلْبَيْنِ فِي جَوْفِهِ وَمَا جَعَلَ أَزْوَاجَكُمُ اللَّائِي تُظَاهِرُونَ مِنْهُنَّ أُمَّهَاتِكُمْ وَمَا جَعَلَ أَدْعِيَاءَكُمْ أَبْنَاءَكُمْ ذَلِكُمْ قَوْلُكُمْ بِأَفْوَاهِكُمْ وَاللَّهُ يَقُولُ الْحَقَّ وَهُوَ يَهْدِي السَّبِيلَ ] - الأحزاب 4

#3

Interpretation of ( Al-Mujadila 1 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде. ] - Interpretation of ( Al-Mujadila 1 )

[ قَدْ سَمِعَ اللَّهُ قَوْلَ الَّتِي تُجَادِلُكَ فِي زَوْجِهَا وَتَشْتَكِي إِلَى اللَّهِ وَاللَّهُ يَسْمَعُ تَحَاوُرَكُمَا إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ بَصِيرٌ ] - المجادلة 1