periode waktu pelaksanaan (0,00316 Kedua)
#1

Interpretation of ( Al-FatH 15 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк",дип. Хөдәйбиядән кайткач Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар, аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы, Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылсын",дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез",дип. Бәлки алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына яхшы аңлыйлар. ] - Interpretation of ( Al-FatH 15 )

[ سَيَقُولُ الْمُخَلَّفُونَ إِذَا انْطَلَقْتُمْ إِلَى مَغَانِمَ لِتَأْخُذُوهَا ذَرُونَا نَتَّبِعْكُمْ يُرِيدُونَ أَنْ يُبَدِّلُوا كَلَامَ اللَّهِ قُلْ لَنْ تَتَّبِعُونَا كَذَلِكُمْ قَالَ اللَّهُ مِنْ قَبْلُ فَسَيَقُولُونَ بَلْ تَحْسُدُونَنَا بَلْ كَانُوا لَا يَفْقَهُونَ إِلَّا قَلِيلًا ] - الفتح 15

#2

Interpretation of ( Al Imran 37 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз",диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә",дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра". ] - Interpretation of ( Al Imran 37 )

[ فَتَقَبَّلَهَا رَبُّهَا بِقَبُولٍ حَسَنٍ وَأَنْبَتَهَا نَبَاتًا حَسَنًا وَكَفَّلَهَا زَكَرِيَّا كُلَّمَا دَخَلَ عَلَيْهَا زَكَرِيَّا الْمِحْرَابَ وَجَدَ عِنْدَهَا رِزْقًا قَالَ يَا مَرْيَمُ أَنَّى لَكِ هَذَا قَالَتْ هُوَ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَرْزُقُ مَنْ يَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ ] - آل عمران 37