പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00321 നിമിഷങ്ങള്‍)
#1

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Israa 7 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә). ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Israa 7 )

[ إِنْ أَحْسَنْتُمْ أَحْسَنْتُمْ لِأَنْفُسِكُمْ وَإِنْ أَسَأْتُمْ فَلَهَا فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ الْآخِرَةِ لِيَسُوءُوا وُجُوهَكُمْ وَلِيَدْخُلُوا الْمَسْجِدَ كَمَا دَخَلُوهُ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَلِيُتَبِّرُوا مَا عَلَوْا تَتْبِيرًا ] - الإسراء 7

#2

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 114 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!). ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 114 )

[ وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ مَنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ أَنْ يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ وَسَعَى فِي خَرَابِهَا أُولَئِكَ مَا كَانَ لَهُمْ أَنْ يَدْخُلُوهَا إِلَّا خَائِفِينَ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ] - البقرة 114


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 121 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar