പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00398 നിമിഷങ്ങള്‍)
#12

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al Imran 152 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al Imran 152 )

[ وَلَقَدْ صَدَقَكُمُ اللَّهُ وَعْدَهُ إِذْ تَحُسُّونَهُمْ بِإِذْنِهِ حَتَّى إِذَا فَشِلْتُمْ وَتَنَازَعْتُمْ فِي الْأَمْرِ وَعَصَيْتُمْ مِنْ بَعْدِ مَا أَرَاكُمْ مَا تُحِبُّونَ مِنْكُمْ مَنْ يُرِيدُ الدُّنْيَا وَمِنْكُمْ مَنْ يُرِيدُ الْآخِرَةَ ثُمَّ صَرَفَكُمْ عَنْهُمْ لِيَبْتَلِيَكُمْ وَلَقَدْ عَفَا عَنْكُمْ وَاللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ ] - آل عمران 152


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 445 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar
#13

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 249 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 249 )

[ فَلَمَّا فَصَلَ طَالُوتُ بِالْجُنُودِ قَالَ إِنَّ اللَّهَ مُبْتَلِيكُمْ بِنَهَرٍ فَمَنْ شَرِبَ مِنْهُ فَلَيْسَ مِنِّي وَمَنْ لَمْ يَطْعَمْهُ فَإِنَّهُ مِنِّي إِلَّا مَنِ اغْتَرَفَ غُرْفَةً بِيَدِهِ فَشَرِبُوا مِنْهُ إِلَّا قَلِيلًا مِنْهُمْ فَلَمَّا جَاوَزَهُ هُوَ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ قَالُوا لَا طَاقَةَ لَنَا الْيَوْمَ بِجَالُوتَ وَجُنُودِهِ قَالَ الَّذِينَ يَظُنُّونَ أَنَّهُمْ مُلَاقُو اللَّهِ كَمْ مِنْ فِئَةٍ قَلِيلَةٍ غَلَبَتْ فِئَةً كَثِيرَةً بِإِذْنِ اللَّهِ وَاللَّهُ مَعَ الصَّابِرِينَ ] - البقرة 249


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 256 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar