പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00354 നിമിഷങ്ങള്‍)
#11

-ന്റെ വിശദീകരണം ( An-Nisa' 176 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м, мирас малы хакында синнән фәтва сорыйлар. Син аларга әйт: "Кәләләнең мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирер",дип. (Кәләлә дип кемнең ата-анасы үлгән, балалары да юк, шул кешегә әйтелә.) Әгәр бер ир үлсә, аның ата-анасы һәм баласы булмаса, бер туган кыз кардәше калса, бу кыз кардәшенә үлгән кәләлә малының яртысы тияр, әгәр кәләлә ир исән калып, әлеге кыз кардәше үлсә, ул кыз кардәшенең баласы калмаса, ул чагында калган малга кәләлә варис булыр. Әгәр кәләлә ир үлеп аның ике бертуган кыз кардәшләре калса, аларга кәләләдән калган малның өчтән ике өлеше тияр, әгәр кәләлә ирнең калган бер туган кардәшләре ирләр һәм хатыннар булса, иргә ике хатынның өлеше тияр. Болар кәләләдән калган малның өчтән ике өлешен бүләрләр. Аллаһ сезгә ачык бәян кылыр мирас хөкемнәрен, мал бүлүдә адашмавыгыз өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( An-Nisa' 176 )

[ يَسْتَفْتُونَكَ قُلِ اللَّهُ يُفْتِيكُمْ فِي الْكَلَالَةِ إِنِ امْرُؤٌ هَلَكَ لَيْسَ لَهُ وَلَدٌ وَلَهُ أُخْتٌ فَلَهَا نِصْفُ مَا تَرَكَ وَهُوَ يَرِثُهَا إِنْ لَمْ يَكُنْ لَهَا وَلَدٌ فَإِنْ كَانَتَا اثْنَتَيْنِ فَلَهُمَا الثُّلُثَانِ مِمَّا تَرَكَ وَإِنْ كَانُوا إِخْوَةً رِجَالًا وَنِسَاءً فَلِلذَّكَرِ مِثْلُ حَظِّ الْأُنْثَيَيْنِ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ أَنْ تَضِلُّوا وَاللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمٌ ] - النساء 176


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 669 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar
#12

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Ahzab 4 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһ һичнинди ирнең күкрәк эчендә ике калеб халык итмәде, чөнки кайбер мөшрикләр минем ике калбем бар дип мактанырлар иде. Дәхи хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызның әгъзасына охшату белән ул хатыннарыгызны сезгә ана кылмады, "Хатынның гаурәт әгъзаларын ананың гаүрәт әгъзаларына охшату турында сүз бара. Мәсәлән: ир хатынына синең аркаң анамның, аркасына охшаган, яки синең корсагың анам корсагына, синең ботларың анамның ботларына охшаган дип әйтү яки охшату хәрамдер. Хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызныкына охшату белән генә хатыннарыгыз сезгә ана була алмыйдыр, охшатмагыз димәкдер". Вә дәхи угыллыкка алган асрау ир балаларны сезгә хакыйкый угыл кыйлмады, ягъни алар үз угылларыгыз кеби түгелләр, ий сез яһүд вә монафикълар, сезнең Мухәммәд г-м үзенең угълының хатынына өйләнде дип әйтүегез авызыгыздан чыккан буш сүздер. Мухәммәд г-м Харис угълы Зәедне асрауга алып тәрбияләде, соңра Зәеднең талак ителмеш хатыны Зәйнәпне никахлап алды. Шуның белән пәйгамбәрне яһүдләр вә монафикълар гаепләмәкче булдылар. Аллаһ хакны сөйләр һәм туры юлга да күндерер. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Ahzab 4 )

[ مَا جَعَلَ اللَّهُ لِرَجُلٍ مِنْ قَلْبَيْنِ فِي جَوْفِهِ وَمَا جَعَلَ أَزْوَاجَكُمُ اللَّائِي تُظَاهِرُونَ مِنْهُنَّ أُمَّهَاتِكُمْ وَمَا جَعَلَ أَدْعِيَاءَكُمْ أَبْنَاءَكُمْ ذَلِكُمْ قَوْلُكُمْ بِأَفْوَاهِكُمْ وَاللَّهُ يَقُولُ الْحَقَّ وَهُوَ يَهْدِي السَّبِيلَ ] - الأحزاب 4

#13

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Mujadila 1 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Mujadila 1 )

[ قَدْ سَمِعَ اللَّهُ قَوْلَ الَّتِي تُجَادِلُكَ فِي زَوْجِهَا وَتَشْتَكِي إِلَى اللَّهِ وَاللَّهُ يَسْمَعُ تَحَاوُرَكُمَا إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ بَصِيرٌ ] - المجادلة 1