പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00451 നിമിഷങ്ങള്‍)
#32

-ന്റെ വിശദീകരണം ( An-Nur 33 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы, һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез әгәр аларның мал кәсеп итеп ул малны сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга эшләп мең сум акча китереп бирсәң мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән малдан өлеш бирегез",дип. Димәк әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар үзләренең кол хатыннарын зина кылып акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.) ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( An-Nur 33 )

[ وَلْيَسْتَعْفِفِ الَّذِينَ لَا يَجِدُونَ نِكَاحًا حَتَّى يُغْنِيَهُمُ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ وَالَّذِينَ يَبْتَغُونَ الْكِتَابَ مِمَّا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ فَكَاتِبُوهُمْ إِنْ عَلِمْتُمْ فِيهِمْ خَيْرًا وَآتُوهُمْ مِنْ مَالِ اللَّهِ الَّذِي آتَاكُمْ وَلَا تُكْرِهُوا فَتَيَاتِكُمْ عَلَى الْبِغَاءِ إِنْ أَرَدْنَ تَحَصُّنًا لِتَبْتَغُوا عَرَضَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَنْ يُكْرِهْهُنَّ فَإِنَّ اللَّهَ مِنْ بَعْدِ إِكْرَاهِهِنَّ غَفُورٌ رَحِيمٌ ] - النور 33

#31

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 217 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышузур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Baqarah 217 )

[ يَسْأَلُونَكَ عَنِ الشَّهْرِ الْحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِ قُلْ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌ وَصَدٌّ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَكُفْرٌ بِهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَإِخْرَاجُ أَهْلِهِ مِنْهُ أَكْبَرُ عِنْدَ اللَّهِ وَالْفِتْنَةُ أَكْبَرُ مِنَ الْقَتْلِ وَلَا يَزَالُونَ يُقَاتِلُونَكُمْ حَتَّى يَرُدُّوكُمْ عَنْ دِينِكُمْ إِنِ اسْتَطَاعُوا وَمَنْ يَرْتَدِدْ مِنْكُمْ عَنْ دِينِهِ فَيَمُتْ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُولَئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَأُولَئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ ] - البقرة 217


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 224 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar