പ്രവര്‍ത്തനസമയം (0.00435 നിമിഷങ്ങള്‍)
#32

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al Imran 37 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз",диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә",дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра". ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al Imran 37 )

[ فَتَقَبَّلَهَا رَبُّهَا بِقَبُولٍ حَسَنٍ وَأَنْبَتَهَا نَبَاتًا حَسَنًا وَكَفَّلَهَا زَكَرِيَّا كُلَّمَا دَخَلَ عَلَيْهَا زَكَرِيَّا الْمِحْرَابَ وَجَدَ عِنْدَهَا رِزْقًا قَالَ يَا مَرْيَمُ أَنَّى لَكِ هَذَا قَالَتْ هُوَ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَرْزُقُ مَنْ يَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ ] - آل عمران 37


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 330 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar
#33

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Ma'idah 41 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез",дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди хөкем",дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр",диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз",дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Ma'idah 41 )

[ يَا أَيُّهَا الرَّسُولُ لَا يَحْزُنْكَ الَّذِينَ يُسَارِعُونَ فِي الْكُفْرِ مِنَ الَّذِينَ قَالُوا آمَنَّا بِأَفْوَاهِهِمْ وَلَمْ تُؤْمِنْ قُلُوبُهُمْ وَمِنَ الَّذِينَ هَادُوا سَمَّاعُونَ لِلْكَذِبِ سَمَّاعُونَ لِقَوْمٍ آخَرِينَ لَمْ يَأْتُوكَ يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ مِنْ بَعْدِ مَوَاضِعِهِ يَقُولُونَ إِنْ أُوتِيتُمْ هَذَا فَخُذُوهُ وَإِنْ لَمْ تُؤْتَوْهُ فَاحْذَرُوا وَمَنْ يُرِدِ اللَّهُ فِتْنَتَهُ فَلَنْ تَمْلِكَ لَهُ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا أُولَئِكَ الَّذِينَ لَمْ يُرِدِ اللَّهُ أَنْ يُطَهِّرَ قُلُوبَهُمْ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ] - المائدة 41


പരിഭാഷയെ സംബന്ധിച്ച് ആയത്ത് | 710 രചയിതാവ് | Yakub Ibn Nugman ഭാഷ | Tatar
#31

-ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Mujadila 8 ) ഉള്ളില്‍ Tatar എന്ന് Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел",дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. ] - -ന്റെ വിശദീകരണം ( Al-Mujadila 8 )

[ أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ نُهُوا عَنِ النَّجْوَى ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَيَتَنَاجَوْنَ بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَإِذَا جَاءُوكَ حَيَّوْكَ بِمَا لَمْ يُحَيِّكَ بِهِ اللَّهُ وَيَقُولُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ لَوْلَا يُعَذِّبُنَا اللَّهُ بِمَا نَقُولُ حَسْبُهُمْ جَهَنَّمُ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ الْمَصِيرُ ] - المجادلة 8