Masa Jalan (0.00300 saat)
#1

Tafsiran ( Al-Baqarah 233 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче. ] - Tafsiran ( Al-Baqarah 233 )

[ وَالْوَالِدَاتُ يُرْضِعْنَ أَوْلَادَهُنَّ حَوْلَيْنِ كَامِلَيْنِ لِمَنْ أَرَادَ أَنْ يُتِمَّ الرَّضَاعَةَ وَعَلَى الْمَوْلُودِ لَهُ رِزْقُهُنَّ وَكِسْوَتُهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ لَا تُكَلَّفُ نَفْسٌ إِلَّا وُسْعَهَا لَا تُضَارَّ وَالِدَةٌ بِوَلَدِهَا وَلَا مَوْلُودٌ لَهُ بِوَلَدِهِ وَعَلَى الْوَارِثِ مِثْلُ ذَلِكَ فَإِنْ أَرَادَا فِصَالًا عَنْ تَرَاضٍ مِنْهُمَا وَتَشَاوُرٍ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا وَإِنْ أَرَدْتُمْ أَنْ تَسْتَرْضِعُوا أَوْلَادَكُمْ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِذَا سَلَّمْتُمْ مَا آتَيْتُمْ بِالْمَعْرُوفِ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ ] - البقرة 233

#2

Tafsiran ( An-Nisa' 11 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып икедән артык булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз булса, аңа калдырган малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының баласы булса, мәетнең ата-анасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса, ата-анасы варис булыр, анага өчтән бер өлеше, калганы атага булыр. Әгәр мәетнең бер туган кешеләре булса, анасына алтыдан бер өлеш тияр. Мәетнең әйткән васыятен вә бурычларын үтәгәннән соң гына мирас малы бүленер. Ата-ана һәм угылларыгызның кайсылары сезгә якынырак файда итү йөзеннән сез белмисез һәм кайсысына күпме мал тиешле икәнне дә белмисез. Әлбәттә, Аллаһ белеп хөкем итүче. ] - Tafsiran ( An-Nisa' 11 )

[ يُوصِيكُمُ اللَّهُ فِي أَوْلَادِكُمْ لِلذَّكَرِ مِثْلُ حَظِّ الْأُنْثَيَيْنِ فَإِنْ كُنَّ نِسَاءً فَوْقَ اثْنَتَيْنِ فَلَهُنَّ ثُلُثَا مَا تَرَكَ وَإِنْ كَانَتْ وَاحِدَةً فَلَهَا النِّصْفُ وَلِأَبَوَيْهِ لِكُلِّ وَاحِدٍ مِنْهُمَا السُّدُسُ مِمَّا تَرَكَ إِنْ كَانَ لَهُ وَلَدٌ فَإِنْ لَمْ يَكُنْ لَهُ وَلَدٌ وَوَرِثَهُ أَبَوَاهُ فَلِأُمِّهِ الثُّلُثُ فَإِنْ كَانَ لَهُ إِخْوَةٌ فَلِأُمِّهِ السُّدُسُ مِنْ بَعْدِ وَصِيَّةٍ يُوصِي بِهَا أَوْ دَيْنٍ آبَاؤُكُمْ وَأَبْنَاؤُكُمْ لَا تَدْرُونَ أَيُّهُمْ أَقْرَبُ لَكُمْ نَفْعًا فَرِيضَةً مِنَ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا ] - النساء 11