Masa Jalan (0.00402 saat)
#11

Tafsiran ( Ibrahim 10 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt


[ قَالَتْ رُسُلُهُمْ أَفِي اللَّهِ شَكٌّ فَاطِرِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَدْعُوكُمْ لِيَغْفِرَ لَكُمْ مِنْ ذُنُوبِكُمْ وَيُؤَخِّرَكُمْ إِلَى أَجَلٍ مُسَمًّى قَالُوا إِنْ أَنْتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُنَا تُرِيدُونَ أَنْ تَصُدُّونَا عَمَّا كَانَ يَعْبُدُ آبَاؤُنَا فَأْتُونَا بِسُلْطَانٍ مُبِينٍ ] - إبراهيم 10

#13

Tafsiran ( Al-Baqarah 187 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt

[ Рамазан аенда авыз ачканнан соң таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ителде. Хатыннарыгыз сезгә, сез аларга киемсез, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез. Аллаһ белде сезнең үз-үзегезгә хыянәт иткәнегезне, тәүбәләрне кабул итеп, гөнаһларыгызны гафу итте. Хәзер инде рамазан кичәләрендә хатыннарыгызга якынлык кылыгыз, һәм Аллаһ тәкъдир иткән баланы өстәгез, балагызның һидәятле булуын Аллаһудан сорагыз һәм сәхәр дә ашагыз, эчегез хәтта таң яктылыгы беленгәнче, аннары рузәне тотып, тәмам итегез кояш баеганчы! Мәсҗидләрдә игътикәфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз. Югарыда әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ чигенә якын бармагыз! Әнә шулай Аллаһ аятьләрен кешеләргә ачык бәян итә, шаять, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланырлар дип. ] - Tafsiran ( Al-Baqarah 187 )

[ أُحِلَّ لَكُمْ لَيْلَةَ الصِّيَامِ الرَّفَثُ إِلَى نِسَائِكُمْ هُنَّ لِبَاسٌ لَكُمْ وَأَنْتُمْ لِبَاسٌ لَهُنَّ عَلِمَ اللَّهُ أَنَّكُمْ كُنْتُمْ تَخْتَانُونَ أَنْفُسَكُمْ فَتَابَ عَلَيْكُمْ وَعَفَا عَنْكُمْ فَالْآنَ بَاشِرُوهُنَّ وَابْتَغُوا مَا كَتَبَ اللَّهُ لَكُمْ وَكُلُوا وَاشْرَبُوا حَتَّى يَتَبَيَّنَ لَكُمُ الْخَيْطُ الْأَبْيَضُ مِنَ الْخَيْطِ الْأَسْوَدِ مِنَ الْفَجْرِ ثُمَّ أَتِمُّوا الصِّيَامَ إِلَى اللَّيْلِ وَلَا تُبَاشِرُوهُنَّ وَأَنْتُمْ عَاكِفُونَ فِي الْمَسَاجِدِ تِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ فَلَا تَقْرَبُوهَا كَذَلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ آيَاتِهِ لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ ] - البقرة 187

#14

Tafsiran ( Al-Ma'idah 12 ) dalam Tatar oleh Yakub Ibn Nugman - tt

[ Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз",дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз",диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар). ] - Tafsiran ( Al-Ma'idah 12 )

[ وَلَقَدْ أَخَذَ اللَّهُ مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَبَعَثْنَا مِنْهُمُ اثْنَيْ عَشَرَ نَقِيبًا وَقَالَ اللَّهُ إِنِّي مَعَكُمْ لَئِنْ أَقَمْتُمُ الصَّلَاةَ وَآتَيْتُمُ الزَّكَاةَ وَآمَنْتُمْ بِرُسُلِي وَعَزَّرْتُمُوهُمْ وَأَقْرَضْتُمُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا لَأُكَفِّرَنَّ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَلَأُدْخِلَنَّكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ فَمَنْ كَفَرَ بَعْدَ ذَلِكَ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - المائدة 12