Tempo de Execução (0,00300 segundos)
#1

Interpretation of ( Al-Mujadila 1 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде. ] - Interpretation of ( Al-Mujadila 1 )

[ قَدْ سَمِعَ اللَّهُ قَوْلَ الَّتِي تُجَادِلُكَ فِي زَوْجِهَا وَتَشْتَكِي إِلَى اللَّهِ وَاللَّهُ يَسْمَعُ تَحَاوُرَكُمَا إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ بَصِيرٌ ] - المجادلة 1

#2

Interpretation of ( Al-Baqarah 151 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсәдөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!) ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 151 )

[ كَمَا أَرْسَلْنَا فِيكُمْ رَسُولًا مِنْكُمْ يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِنَا وَيُزَكِّيكُمْ وَيُعَلِّمُكُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُعَلِّمُكُمْ مَا لَمْ تَكُونُوا تَعْلَمُونَ ] - البقرة 151