Tempo de Execução (0,00421 segundos)
#13

Interpretation of ( An-Nisa' 64 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

#14

Interpretation of ( At-Tawba 118 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَعَلَى الثَّلَاثَةِ الَّذِينَ خُلِّفُوا حَتَّى إِذَا ضَاقَتْ عَلَيْهِمُ الْأَرْضُ بِمَا رَحُبَتْ وَضَاقَتْ عَلَيْهِمْ أَنْفُسُهُمْ وَظَنُّوا أَنْ لَا مَلْجَأَ مِنَ اللَّهِ إِلَّا إِلَيْهِ ثُمَّ تَابَ عَلَيْهِمْ لِيَتُوبُوا إِنَّ اللَّهَ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ ] - التوبة 118

#15

Interpretation of ( Al-Israa 7 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә). ] - Interpretation of ( Al-Israa 7 )

[ إِنْ أَحْسَنْتُمْ أَحْسَنْتُمْ لِأَنْفُسِكُمْ وَإِنْ أَسَأْتُمْ فَلَهَا فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ الْآخِرَةِ لِيَسُوءُوا وُجُوهَكُمْ وَلِيَدْخُلُوا الْمَسْجِدَ كَمَا دَخَلُوهُ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَلِيُتَبِّرُوا مَا عَلَوْا تَتْبِيرًا ] - الإسراء 7

#16

Interpretation of ( Al-Baqarah 213 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иделәр, соңра төрле диннәргә бүленделәр. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәр күндерде, Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче, һәм Аллаһуга буйсынмаган кешеләрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп. Янә Аллаһ аларга китап иңдерде хаклык белән, ихтыйлаф кылышкан кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, ягъни дин эшләрендә төрле юлда булган кешеләрне, бер генә юлга кертмәк өчен. Ислам диненең хөкемнәрендә ихтыйлаф кылышмадылар, мәгәр Аллаһудан аларга китап бирелгән кавем, китапларында ислам дине ачык бәян ителгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф кылыштылар, төрле мәзһәбләргә бүленделәр. Аллаһу тәгалә, Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне бидәґәтчеләр ихтилаф кыйлышкан эшләрдә хак булган ягына күндерде үзенең теләге белән. Аллаһ үзе теләгән кешене туры юлга салыр. ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 213 )

[ كَانَ النَّاسُ أُمَّةً وَاحِدَةً فَبَعَثَ اللَّهُ النَّبِيِّينَ مُبَشِّرِينَ وَمُنْذِرِينَ وَأَنْزَلَ مَعَهُمُ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ لِيَحْكُمَ بَيْنَ النَّاسِ فِيمَا اخْتَلَفُوا فِيهِ وَمَا اخْتَلَفَ فِيهِ إِلَّا الَّذِينَ أُوتُوهُ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَاتُ بَغْيًا بَيْنَهُمْ فَهَدَى اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا لِمَا اخْتَلَفُوا فِيهِ مِنَ الْحَقِّ بِإِذْنِهِ وَاللَّهُ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ إِلَى صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ ] - البقرة 213

#17

Interpretation of ( An-Nur 33 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы, һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез әгәр аларның мал кәсеп итеп ул малны сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга эшләп мең сум акча китереп бирсәң мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән малдан өлеш бирегез",дип. Димәк әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар үзләренең кол хатыннарын зина кылып акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.) ] - Interpretation of ( An-Nur 33 )

[ وَلْيَسْتَعْفِفِ الَّذِينَ لَا يَجِدُونَ نِكَاحًا حَتَّى يُغْنِيَهُمُ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ وَالَّذِينَ يَبْتَغُونَ الْكِتَابَ مِمَّا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ فَكَاتِبُوهُمْ إِنْ عَلِمْتُمْ فِيهِمْ خَيْرًا وَآتُوهُمْ مِنْ مَالِ اللَّهِ الَّذِي آتَاكُمْ وَلَا تُكْرِهُوا فَتَيَاتِكُمْ عَلَى الْبِغَاءِ إِنْ أَرَدْنَ تَحَصُّنًا لِتَبْتَغُوا عَرَضَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَنْ يُكْرِهْهُنَّ فَإِنَّ اللَّهَ مِنْ بَعْدِ إِكْرَاهِهِنَّ غَفُورٌ رَحِيمٌ ] - النور 33