Tempo de Execução (0,00409 segundos)
#32

Interpretation of ( Al-Mujadila 8 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел",дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. ] - Interpretation of ( Al-Mujadila 8 )

[ أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ نُهُوا عَنِ النَّجْوَى ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَيَتَنَاجَوْنَ بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَإِذَا جَاءُوكَ حَيَّوْكَ بِمَا لَمْ يُحَيِّكَ بِهِ اللَّهُ وَيَقُولُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ لَوْلَا يُعَذِّبُنَا اللَّهُ بِمَا نَقُولُ حَسْبُهُمْ جَهَنَّمُ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ الْمَصِيرُ ] - المجادلة 8

#33

Interpretation of ( Yusuf 69 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм",диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр. ] - Interpretation of ( Yusuf 69 )

[ وَلَمَّا دَخَلُوا عَلَى يُوسُفَ آوَى إِلَيْهِ أَخَاهُ قَالَ إِنِّي أَنَا أَخُوكَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ ] - يوسف 69

#34

Interpretation of ( Al-Ma'idah 12 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз",дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз",диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар). ] - Interpretation of ( Al-Ma'idah 12 )

[ وَلَقَدْ أَخَذَ اللَّهُ مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَبَعَثْنَا مِنْهُمُ اثْنَيْ عَشَرَ نَقِيبًا وَقَالَ اللَّهُ إِنِّي مَعَكُمْ لَئِنْ أَقَمْتُمُ الصَّلَاةَ وَآتَيْتُمُ الزَّكَاةَ وَآمَنْتُمْ بِرُسُلِي وَعَزَّرْتُمُوهُمْ وَأَقْرَضْتُمُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا لَأُكَفِّرَنَّ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَلَأُدْخِلَنَّكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ فَمَنْ كَفَرَ بَعْدَ ذَلِكَ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - المائدة 12

#31

Interpretation of ( Al-Baqarah 221 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَلَا تَنْكِحُوا الْمُشْرِكَاتِ حَتَّى يُؤْمِنَّ وَلَأَمَةٌ مُؤْمِنَةٌ خَيْرٌ مِنْ مُشْرِكَةٍ وَلَوْ أَعْجَبَتْكُمْ وَلَا تُنْكِحُوا الْمُشْرِكِينَ حَتَّى يُؤْمِنُوا وَلَعَبْدٌ مُؤْمِنٌ خَيْرٌ مِنْ مُشْرِكٍ وَلَوْ أَعْجَبَكُمْ أُولَئِكَ يَدْعُونَ إِلَى النَّارِ وَاللَّهُ يَدْعُو إِلَى الْجَنَّةِ وَالْمَغْفِرَةِ بِإِذْنِهِ وَيُبَيِّنُ آيَاتِهِ لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ ] - البقرة 221