Çalışma zamanı (0,00382 saniye)
#5

Şunun açıklamasıdır: ( Ash-Shura 13 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt


[ شَرَعَ لَكُمْ مِنَ الدِّينِ مَا وَصَّى بِهِ نُوحًا وَالَّذِي أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ وَمَا وَصَّيْنَا بِهِ إِبْرَاهِيمَ وَمُوسَى وَعِيسَى أَنْ أَقِيمُوا الدِّينَ وَلَا تَتَفَرَّقُوا فِيهِ كَبُرَ عَلَى الْمُشْرِكِينَ مَا تَدْعُوهُمْ إِلَيْهِ اللَّهُ يَجْتَبِي إِلَيْهِ مَنْ يَشَاءُ وَيَهْدِي إِلَيْهِ مَنْ يُنِيبُ ] - الشورى 13

#6

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 213 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иделәр, соңра төрле диннәргә бүленделәр. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәр күндерде, Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче, һәм Аллаһуга буйсынмаган кешеләрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп. Янә Аллаһ аларга китап иңдерде хаклык белән, ихтыйлаф кылышкан кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, ягъни дин эшләрендә төрле юлда булган кешеләрне, бер генә юлга кертмәк өчен. Ислам диненең хөкемнәрендә ихтыйлаф кылышмадылар, мәгәр Аллаһудан аларга китап бирелгән кавем, китапларында ислам дине ачык бәян ителгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф кылыштылар, төрле мәзһәбләргә бүленделәр. Аллаһу тәгалә, Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне бидәґәтчеләр ихтилаф кыйлышкан эшләрдә хак булган ягына күндерде үзенең теләге белән. Аллаһ үзе теләгән кешене туры юлга салыр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 213 )

[ كَانَ النَّاسُ أُمَّةً وَاحِدَةً فَبَعَثَ اللَّهُ النَّبِيِّينَ مُبَشِّرِينَ وَمُنْذِرِينَ وَأَنْزَلَ مَعَهُمُ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ لِيَحْكُمَ بَيْنَ النَّاسِ فِيمَا اخْتَلَفُوا فِيهِ وَمَا اخْتَلَفَ فِيهِ إِلَّا الَّذِينَ أُوتُوهُ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَاتُ بَغْيًا بَيْنَهُمْ فَهَدَى اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا لِمَا اخْتَلَفُوا فِيهِ مِنَ الْحَقِّ بِإِذْنِهِ وَاللَّهُ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ إِلَى صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ ] - البقرة 213

#7

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 151 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсәдөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!) ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 151 )

[ كَمَا أَرْسَلْنَا فِيكُمْ رَسُولًا مِنْكُمْ يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِنَا وَيُزَكِّيكُمْ وَيُعَلِّمُكُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُعَلِّمُكُمْ مَا لَمْ تَكُونُوا تَعْلَمُونَ ] - البقرة 151