Çalışma zamanı (0,00410 saniye)
#12

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Hujurat 9 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt


[ وَإِنْ طَائِفَتَانِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ اقْتَتَلُوا فَأَصْلِحُوا بَيْنَهُمَا فَإِنْ بَغَتْ إِحْدَاهُمَا عَلَى الْأُخْرَى فَقَاتِلُوا الَّتِي تَبْغِي حَتَّى تَفِيءَ إِلَى أَمْرِ اللَّهِ فَإِنْ فَاءَتْ فَأَصْلِحُوا بَيْنَهُمَا بِالْعَدْلِ وَأَقْسِطُوا إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُقْسِطِينَ ] - الحجرات 9

#14

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 114 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!). ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 114 )

[ وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ مَنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ أَنْ يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ وَسَعَى فِي خَرَابِهَا أُولَئِكَ مَا كَانَ لَهُمْ أَنْ يَدْخُلُوهَا إِلَّا خَائِفِينَ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ] - البقرة 114

#15

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Ma'idah 48 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Ma'idah 48 )

[ وَأَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ الْكِتَابِ وَمُهَيْمِنًا عَلَيْهِ فَاحْكُمْ بَيْنَهُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ عَمَّا جَاءَكَ مِنَ الْحَقِّ لِكُلٍّ جَعَلْنَا مِنْكُمْ شِرْعَةً وَمِنْهَاجًا وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَعَلَكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَكِنْ لِيَبْلُوَكُمْ فِي مَا آتَاكُمْ فَاسْتَبِقُوا الْخَيْرَاتِ إِلَى اللَّهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ ] - المائدة 48