Çalışma zamanı (0,00943 saniye)
#192

Şunun açıklamasıdır: ( Al Imran 152 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al Imran 152 )

[ وَلَقَدْ صَدَقَكُمُ اللَّهُ وَعْدَهُ إِذْ تَحُسُّونَهُمْ بِإِذْنِهِ حَتَّى إِذَا فَشِلْتُمْ وَتَنَازَعْتُمْ فِي الْأَمْرِ وَعَصَيْتُمْ مِنْ بَعْدِ مَا أَرَاكُمْ مَا تُحِبُّونَ مِنْكُمْ مَنْ يُرِيدُ الدُّنْيَا وَمِنْكُمْ مَنْ يُرِيدُ الْآخِرَةَ ثُمَّ صَرَفَكُمْ عَنْهُمْ لِيَبْتَلِيَكُمْ وَلَقَدْ عَفَا عَنْكُمْ وَاللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ ] - آل عمران 152

#193

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Hadid 27 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Hadid 27 )

[ ثُمَّ قَفَّيْنَا عَلَى آثَارِهِمْ بِرُسُلِنَا وَقَفَّيْنَا بِعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ وَآتَيْنَاهُ الْإِنْجِيلَ وَجَعَلْنَا فِي قُلُوبِ الَّذِينَ اتَّبَعُوهُ رَأْفَةً وَرَحْمَةً وَرَهْبَانِيَّةً ابْتَدَعُوهَا مَا كَتَبْنَاهَا عَلَيْهِمْ إِلَّا ابْتِغَاءَ رِضْوَانِ اللَّهِ فَمَا رَعَوْهَا حَقَّ رِعَايَتِهَا فَآتَيْنَا الَّذِينَ آمَنُوا مِنْهُمْ أَجْرَهُمْ وَكَثِيرٌ مِنْهُمْ فَاسِقُونَ ] - الحديد 27

#194

Şunun açıklamasıdır: ( At-Talaq 1 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, пакь хәлләрендә якынлык кылмыйча талак кылыгыз вә күрем көннәрен һәм талак гыйддәтен атагыз, талак гыйддәте пакь вакытларында талак ителеп өч күремне уздырып пакьләнгән вакытларына чаклыдыр. Күрем күргән вакытларында һәм балага йөкле булсалар, талак кылу дөрес булмыйдыр. Раббыгыз булган Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозмагыз! Талак кылгач хатыныгызны торган өйләреннән чыгармагыз, өч күремне уздырып пакьләнгәннәренә чаклы вә ул хатыннар үз ихтыярлары илә дә чыкмасыннар, мәгәр ачык бозык эшне кылсалар, урлау вә зина кылу кеби эшләрне кылсалар – ул вакытта өйләреннән чыгарырбыз! Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләредер. Берәү Аллаһуның чигеннән чыгып эш кылса, тәхкыйк ул үзенә золым кылды. Ий талак кылучы ир, белмәссең, шаять Аллаһ талактан соң синең файдаңа эш кылыр, ягъни арагызга мәхәббәт салыр да яңадан тора башларсыз. "Талак кылганнан соң теләгегез булса яңадан кушылып торырга шәригатьтә юл булганы өчен, талак кылган хатыннарыгызны гыйддәтләре үтмичә өегездән чыгармагыз, һәм бердән өч талак белән талак кылмагыз!" ] - Şunun açıklamasıdır: ( At-Talaq 1 )

[ يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِذَا طَلَّقْتُمُ النِّسَاءَ فَطَلِّقُوهُنَّ لِعِدَّتِهِنَّ وَأَحْصُوا الْعِدَّةَ وَاتَّقُوا اللَّهَ رَبَّكُمْ لَا تُخْرِجُوهُنَّ مِنْ بُيُوتِهِنَّ وَلَا يَخْرُجْنَ إِلَّا أَنْ يَأْتِينَ بِفَاحِشَةٍ مُبَيِّنَةٍ وَتِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ وَمَنْ يَتَعَدَّ حُدُودَ اللَّهِ فَقَدْ ظَلَمَ نَفْسَهُ لَا تَدْرِي لَعَلَّ اللَّهَ يُحْدِثُ بَعْدَ ذَلِكَ أَمْرًا ] - الطلاق 1

#195

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mumtahina 1 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр, Минем дошманым вә сезнең дошманыгыз булган кәферләрне дус тотмагыз, ул кәферләрне яшерен дус тотсагыз вә дуслык сәбәбле пәйгамбәрнең эшеннән аларга хәбәр җибәрәсез, (Мухәммәд г-м Мәккәне алырга хәзерләнә башлагач, Хатыйб исемле монафикъ, пәйгамбәрнең ґәскәр белән Мәккәгә барачагын белдереп Сара исемле хатын артыннан Мәккә кәферләренә хат язып җибәрде. Аллаһу тәгалә Хатыйбның эшен пәйгамбәргә белдерде. Пәйгамбәрнең әмере белән берничә сахабә Сараның артыннан барып хатны алып кайттылар. Хатыйб исә гозер күрсәтеп маташты, Ґүмәр разыйяллаһу ґәнһү кылычы белән Хатыйбның башын кисәргә теләгән иде, ләкин пәйгамбәр рөхсәт бирмәде, бәлки Аллаһу гафу итәр дип). Тәхкыйк ул Мәккә кәферләре сезгә Раббыгыздан килгән хак булган Коръәнне инкяр иттеләр, расүлне вә сезне Мәккәдән чыгардылар, фәкать Аллаһуга иман китергәнегез өчен, әгәр сез Минем юлыма җиһад өчен һәм ризалыгымны эстәп чыксагыз, кәферләргә яшерен дуслык кыласыз. Мин сезнең яшергән нәрсәгезне дә һәм әшкәрә кылган эшләрегезне дә белүчерәкмен. Сездән берәрегез яшерен кәферләргә дус булса, яки мөселманнарның серен кәферләргә ирештерсә, дөреслектә ул кеше туры юлдан адашты, ягъни имансыз калды. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mumtahina 1 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا عَدُوِّي وَعَدُوَّكُمْ أَوْلِيَاءَ تُلْقُونَ إِلَيْهِمْ بِالْمَوَدَّةِ وَقَدْ كَفَرُوا بِمَا جَاءَكُمْ مِنَ الْحَقِّ يُخْرِجُونَ الرَّسُولَ وَإِيَّاكُمْ أَنْ تُؤْمِنُوا بِاللَّهِ رَبِّكُمْ إِنْ كُنْتُمْ خَرَجْتُمْ جِهَادًا فِي سَبِيلِي وَابْتِغَاءَ مَرْضَاتِي تُسِرُّونَ إِلَيْهِمْ بِالْمَوَدَّةِ وَأَنَا أَعْلَمُ بِمَا أَخْفَيْتُمْ وَمَا أَعْلَنْتُمْ وَمَنْ يَفْعَلْهُ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - الممتحنة 1

#196

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Ahzab 50 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий пәйгамбәр г-м, мөһерләрен биргән хатыннарыңны сиңа хәләл иттек, вә кәферләрдән Без синең кулыңа әсир төшергән җария хатыннардан синең кулында булганнарын сиңа хәләл иттек, вә атаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә атаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын, вә анаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә синең белән бергә Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән анаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын сиңа хәләл иттек, дәхи мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүче мөэминә хатынны сиңа хәләл иттек, әгәр аш аны никахланырга теләсәң, мөэминә хатынның мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүе белән сиңа хәләл булуы сиңа хастыр, башка мөэминнәргә хәләл түгелдер. Тәхкыйк Без белдек, мөэминнәргә никах эшләрендә фарыз иткән нәрсәләребезне ягъни никахлана торган хатынның мөэминә булуын, вә дүрттән арттырмауны, әгәр бердән артык булса, һәрберсен тигез тәэмин итүне, вә мәһер бирүне, вә җария хатыннарга киңлек бирүебезне белдек, ягъни белеп хөкем иттек. Ий Мухәммәд г-м, мәһер бирмичә никахлануны сиңа гына рөхсәт иттек, сиңа тарлык булмасын өчен. Аллаһ мөэминнәрнең кимчелеген ярлыкаучы вә аларга рәхимле булды. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Ahzab 50 )

[ يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ إِنَّا أَحْلَلْنَا لَكَ أَزْوَاجَكَ اللَّاتِي آتَيْتَ أُجُورَهُنَّ وَمَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ مِمَّا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَيْكَ وَبَنَاتِ عَمِّكَ وَبَنَاتِ عَمَّاتِكَ وَبَنَاتِ خَالِكَ وَبَنَاتِ خَالَاتِكَ اللَّاتِي هَاجَرْنَ مَعَكَ وَامْرَأَةً مُؤْمِنَةً إِنْ وَهَبَتْ نَفْسَهَا لِلنَّبِيِّ إِنْ أَرَادَ النَّبِيُّ أَنْ يَسْتَنْكِحَهَا خَالِصَةً لَكَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ قَدْ عَلِمْنَا مَا فَرَضْنَا عَلَيْهِمْ فِي أَزْوَاجِهِمْ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُمْ لِكَيْلَا يَكُونَ عَلَيْكَ حَرَجٌ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَحِيمًا ] - الأحزاب 50

#197

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Hashr 1 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: "Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк"дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр". ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Hashr 1 )

[ سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ ] - الحشر 1

#191

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mujadila 8 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел",дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mujadila 8 )

[ أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ نُهُوا عَنِ النَّجْوَى ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَيَتَنَاجَوْنَ بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَإِذَا جَاءُوكَ حَيَّوْكَ بِمَا لَمْ يُحَيِّكَ بِهِ اللَّهُ وَيَقُولُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ لَوْلَا يُعَذِّبُنَا اللَّهُ بِمَا نَقُولُ حَسْبُهُمْ جَهَنَّمُ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ الْمَصِيرُ ] - المجادلة 8