Çalışma zamanı (0,03023 saniye)
#741

Şunun açıklamasıdır: ( An-Nisa' 25 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( An-Nisa' 25 )

[ وَمَنْ لَمْ يَسْتَطِعْ مِنْكُمْ طَوْلًا أَنْ يَنْكِحَ الْمُحْصَنَاتِ الْمُؤْمِنَاتِ فَمِنْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ مِنْ فَتَيَاتِكُمُ الْمُؤْمِنَاتِ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَانِكُمْ بَعْضُكُمْ مِنْ بَعْضٍ فَانْكِحُوهُنَّ بِإِذْنِ أَهْلِهِنَّ وَآتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ مُحْصَنَاتٍ غَيْرَ مُسَافِحَاتٍ وَلَا مُتَّخِذَاتِ أَخْدَانٍ فَإِذَا أُحْصِنَّ فَإِنْ أَتَيْنَ بِفَاحِشَةٍ فَعَلَيْهِنَّ نِصْفُ مَا عَلَى الْمُحْصَنَاتِ مِنَ الْعَذَابِ ذَلِكَ لِمَنْ خَشِيَ الْعَنَتَ مِنْكُمْ وَأَنْ تَصْبِرُوا خَيْرٌ لَكُمْ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ ] - النساء 25

#742

Şunun açıklamasıdır: ( Al-FatH 29 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Мухәммәд г-м Аллаһуның рәсүледер, ул расүл илә бергә булган хак мөэминнәр кәферләргә катылардыр, аларга һич шәфкать итмәсләр, вә уз араларында бер-берсенә шәфкатьлеләрдер, күрерсең аларны рөкугъ сәҗдә кылып, Аллаһуның рәхмәтен вә ризалыгын эстәрләр, кыямәт көнендә аларның йөзләрендә намаз укуларының галәмәте булыр. Бу әйтелгән эшләр аларның сыйфатларыдыр, Тәүратта һәм Инҗилдә дә әйтелгәндертармакларыны чыгаручы иген кебиләрдер, ул тармак игенгә куәт бирде, һәм ул иген калынайды вә тураеп камылына басты, ул игеннең яхшы уңышы игенчеләрне гаҗәпләндерер, ягъни Сәхабәләр, яхшы уңган иген кеби бик тиз куәтләнделәр һәм Исламны дөньяга тараттылар. Аллаһ шулай кылды, сәхабәләрнең хәлен күреп кәферләр ачулансыннар өчен. Имансызлардан иман китереп изге гамәлләр кылучыларына Аллаһ гафу итүне һәм олугъ әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен вәгъдә кылды. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-FatH 29 )

[ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللَّهِ وَالَّذِينَ مَعَهُ أَشِدَّاءُ عَلَى الْكُفَّارِ رُحَمَاءُ بَيْنَهُمْ تَرَاهُمْ رُكَّعًا سُجَّدًا يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِنَ اللَّهِ وَرِضْوَانًا سِيمَاهُمْ فِي وُجُوهِهِمْ مِنْ أَثَرِ السُّجُودِ ذَلِكَ مَثَلُهُمْ فِي التَّوْرَاةِ وَمَثَلُهُمْ فِي الْإِنْجِيلِ كَزَرْعٍ أَخْرَجَ شَطْأَهُ فَآزَرَهُ فَاسْتَغْلَظَ فَاسْتَوَى عَلَى سُوقِهِ يُعْجِبُ الزُّرَّاعَ لِيَغِيظَ بِهِمُ الْكُفَّارَ وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ مِنْهُمْ مَغْفِرَةً وَأَجْرًا عَظِيمًا ] - الفتح 29

#743

Şunun açıklamasıdır: ( An-Nisa' 59 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt


[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَأُولِي الْأَمْرِ مِنْكُمْ فَإِنْ تَنَازَعْتُمْ فِي شَيْءٍ فَرُدُّوهُ إِلَى اللَّهِ وَالرَّسُولِ إِنْ كُنْتُمْ تُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ ذَلِكَ خَيْرٌ وَأَحْسَنُ تَأْوِيلًا ] - النساء 59

#744

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 102 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз",диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше",диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз"дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 102 )

[ وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ ] - البقرة 102

#745

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mujadila 8 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел",дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mujadila 8 )

[ أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ نُهُوا عَنِ النَّجْوَى ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَيَتَنَاجَوْنَ بِالْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَمَعْصِيَتِ الرَّسُولِ وَإِذَا جَاءُوكَ حَيَّوْكَ بِمَا لَمْ يُحَيِّكَ بِهِ اللَّهُ وَيَقُولُونَ فِي أَنْفُسِهِمْ لَوْلَا يُعَذِّبُنَا اللَّهُ بِمَا نَقُولُ حَسْبُهُمْ جَهَنَّمُ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ الْمَصِيرُ ] - المجادلة 8

#746

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 233 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 233 )

[ وَالْوَالِدَاتُ يُرْضِعْنَ أَوْلَادَهُنَّ حَوْلَيْنِ كَامِلَيْنِ لِمَنْ أَرَادَ أَنْ يُتِمَّ الرَّضَاعَةَ وَعَلَى الْمَوْلُودِ لَهُ رِزْقُهُنَّ وَكِسْوَتُهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ لَا تُكَلَّفُ نَفْسٌ إِلَّا وُسْعَهَا لَا تُضَارَّ وَالِدَةٌ بِوَلَدِهَا وَلَا مَوْلُودٌ لَهُ بِوَلَدِهِ وَعَلَى الْوَارِثِ مِثْلُ ذَلِكَ فَإِنْ أَرَادَا فِصَالًا عَنْ تَرَاضٍ مِنْهُمَا وَتَشَاوُرٍ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا وَإِنْ أَرَدْتُمْ أَنْ تَسْتَرْضِعُوا أَوْلَادَكُمْ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِذَا سَلَّمْتُمْ مَا آتَيْتُمْ بِالْمَعْرُوفِ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ ] - البقرة 233

#747

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 246 ) içinde Uzbek ile Muhammad Sodik Muhammad Yusuf - uz

[ Мусодан кейинги Бани Исроилдан бўлган аъёнларни билмадингми?! Вақтики ўз Набийларига: «Бизга бир подшоҳ тайин қилгин, Аллоҳнинг йўлида уруш қилайлик», дедилар. У: «Агар сизларга уруш фарз қилинса, урушмасаларингиз-чи?!» деди. Улар: «Бизга нима бўлибдики, диёримиздан ва фарзандларимиздан жудо қилинсак ҳам, Аллоҳнинг йўлида урушмасак», дедилар. Уруш фарз қилинганда эса, озгиналаридан бошқалари юз ўгириб кетдилар. Ва Аллоҳ зулм қилувчиларни билувчидир. (Мусо алайҳиссалом вафот этиб кетганларидан кейин Бани Исроилнинг аъёнлари, катталари, ишбошиларидан бир гуруҳи ўз набийлари олдига келиб: «Бизга бир подшоҳ–бошлиқ тайин қилиб бер, унинг раҳбарлигида Аллоҳнинг йўлида урушмоқчимиз», дейишди. Улар «Аллоҳнинг йўлида уруш»қилмоқчилар. Лекин қуруқ хавас билан иш битмаслигини англаб етмайдилар. Ҳозир кенгликда туриб, бир-бирингизга қизиқиб, бизга подшҳ тайин қилгин, Аллоҳнинг йўлида уруш қилайлик, демоқдалар. Ҳақиқатан шу иш йўлга қўйилса, уруш фарзга айланади ва унда орқага қайтишнинг иложи қолмайди. Ортга қайтган гуноҳкор бўлади.) ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 246 )

[ أَلَمْ تَرَ إِلَى الْمَلَإِ مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ مِنْ بَعْدِ مُوسَى إِذْ قَالُوا لِنَبِيٍّ لَهُمُ ابْعَثْ لَنَا مَلِكًا نُقَاتِلْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ قَالَ هَلْ عَسَيْتُمْ إِنْ كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِتَالُ أَلَّا تُقَاتِلُوا قَالُوا وَمَا لَنَا أَلَّا نُقَاتِلَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَقَدْ أُخْرِجْنَا مِنْ دِيَارِنَا وَأَبْنَائِنَا فَلَمَّا كُتِبَ عَلَيْهِمُ الْقِتَالُ تَوَلَّوْا إِلَّا قَلِيلًا مِنْهُمْ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ ] - البقرة 246

#748

Şunun açıklamasıdır: ( Ar-Ra'd 16 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүчехак мөэминдер, Күрмәүчеимансыздыр вә караңгылыкдинсезлектер, яктылыкхак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Ar-Ra'd 16 )

[ قُلْ مَنْ رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ قُلِ اللَّهُ قُلْ أَفَاتَّخَذْتُمْ مِنْ دُونِهِ أَوْلِيَاءَ لَا يَمْلِكُونَ لِأَنْفُسِهِمْ نَفْعًا وَلَا ضَرًّا قُلْ هَلْ يَسْتَوِي الْأَعْمَى وَالْبَصِيرُ أَمْ هَلْ تَسْتَوِي الظُّلُمَاتُ وَالنُّورُ أَمْ جَعَلُوا لِلَّهِ شُرَكَاءَ خَلَقُوا كَخَلْقِهِ فَتَشَابَهَ الْخَلْقُ عَلَيْهِمْ قُلِ اللَّهُ خَالِقُ كُلِّ شَيْءٍ وَهُوَ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ ] - الرعد 16

#749

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 229 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Талак ике мәртәбәягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 229 )

[ الطَّلَاقُ مَرَّتَانِ فَإِمْسَاكٌ بِمَعْرُوفٍ أَوْ تَسْرِيحٌ بِإِحْسَانٍ وَلَا يَحِلُّ لَكُمْ أَنْ تَأْخُذُوا مِمَّا آتَيْتُمُوهُنَّ شَيْئًا إِلَّا أَنْ يَخَافَا أَلَّا يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ فَإِنْ خِفْتُمْ أَلَّا يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا فِيمَا افْتَدَتْ بِهِ تِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ فَلَا تَعْتَدُوهَا وَمَنْ يَتَعَدَّ حُدُودَ اللَّهِ فَأُولَئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ ] - البقرة 229

#750

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mumtahina 10 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Ий мөэминнәр, әгәр сезгә Мәккәдән мөэминә хатыннар күчеп килсәләр, аларны сынап карагыз! Аллаһ аларның иманнарын нинди икәнен беләдер, әгәр ул хатыннарны хак мөэминнәр дип тапсагыз, аларны мөшрикләргә кайтарып бирмәгез, чөнки алар мөшрик булган ирләренә хәләл түгелләр һәм ул мөшрикләр ислам динен кабул иткән хатыннарына хәләл түгелләр. Мөселман булган хатыннарның мөшрик ирләренә бу хатыннарга биргән мөһерләрен үзләренә бирегез, ирләренә мәһерләрен биргәннән соң бу хатыннарны мәһер биреп никахлансагыз, сезгә гөнаһ юктыр. Үзегез ислам динен кабул иткәндә хатыныгыз кабул итмәсә, яки мөселман булганнан соң динне ташлап мөртәт булса, ул имансыз хатыныгызны никахыгызда тотмагыз, аерыгыз, әгәр ул хатыныгызга бер кәфер өйләнсә, әгәр хатыныгызга мәһәрне биргән булсагыз, хатыныгызга өйләнгән кәфердән биргән мәһәрне сорап алыгыз, һәм кәфер булган ирен ташлап ислам динен кабул иткән хатынга никахлансагыз, кәфер булган ире биргән мәһерен сездән сорасын, ягъни бирегез! Аллаһуның хөкеме сезгә әнә шундыйдыр, Аллаһ арагызда гаделлек белән хөкем итәр. Аллаһ белүче һәм гадел хөкем итүчедер. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Mumtahina 10 )

[ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا جَاءَكُمُ الْمُؤْمِنَاتُ مُهَاجِرَاتٍ فَامْتَحِنُوهُنَّ اللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَانِهِنَّ فَإِنْ عَلِمْتُمُوهُنَّ مُؤْمِنَاتٍ فَلَا تَرْجِعُوهُنَّ إِلَى الْكُفَّارِ لَا هُنَّ حِلٌّ لَهُمْ وَلَا هُمْ يَحِلُّونَ لَهُنَّ وَآتُوهُمْ مَا أَنْفَقُوا وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ أَنْ تَنْكِحُوهُنَّ إِذَا آتَيْتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ وَلَا تُمْسِكُوا بِعِصَمِ الْكَوَافِرِ وَاسْأَلُوا مَا أَنْفَقْتُمْ وَلْيَسْأَلُوا مَا أَنْفَقُوا ذَلِكُمْ حُكْمُ اللَّهِ يَحْكُمُ بَيْنَكُمْ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ ] - الممتحنة 10