Çalışma zamanı (0,00596 saniye)
#72

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 114 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!). ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 114 )

[ وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ مَنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ أَنْ يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ وَسَعَى فِي خَرَابِهَا أُولَئِكَ مَا كَانَ لَهُمْ أَنْ يَدْخُلُوهَا إِلَّا خَائِفِينَ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ] - البقرة 114

#73

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Israa 7 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә). ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Israa 7 )

[ إِنْ أَحْسَنْتُمْ أَحْسَنْتُمْ لِأَنْفُسِكُمْ وَإِنْ أَسَأْتُمْ فَلَهَا فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ الْآخِرَةِ لِيَسُوءُوا وُجُوهَكُمْ وَلِيَدْخُلُوا الْمَسْجِدَ كَمَا دَخَلُوهُ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَلِيُتَبِّرُوا مَا عَلَوْا تَتْبِيرًا ] - الإسراء 7

#74

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 259 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt

[ Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?"дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?"диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңәсасымаганнар, һәм ишәгеңә кара",дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор",диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен",дип. ] - Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 259 )

[ أَوْ كَالَّذِي مَرَّ عَلَى قَرْيَةٍ وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَى عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّى يُحْيِي هَذِهِ اللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا فَأَمَاتَهُ اللَّهُ مِائَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ قَالَ بَلْ لَبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانْظُرْ إِلَى طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ وَانْظُرْ إِلَى حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِلنَّاسِ وَانْظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنْشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا فَلَمَّا تَبَيَّنَ لَهُ قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ اللَّهَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ ] - البقرة 259

#71

Şunun açıklamasıdır: ( Al-Baqarah 194 ) içinde Tatar ile Yakub Ibn Nugman - tt


[ الشَّهْرُ الْحَرَامُ بِالشَّهْرِ الْحَرَامِ وَالْحُرُمَاتُ قِصَاصٌ فَمَنِ اعْتَدَى عَلَيْكُمْ فَاعْتَدُوا عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا اعْتَدَى عَلَيْكُمْ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ ] - البقرة 194