Runtime (0.00296 seconds)
#1

Interpretation of ( Al-Mujadila 1 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде. ] - Interpretation of ( Al-Mujadila 1 )

[ قَدْ سَمِعَ اللَّهُ قَوْلَ الَّتِي تُجَادِلُكَ فِي زَوْجِهَا وَتَشْتَكِي إِلَى اللَّهِ وَاللَّهُ يَسْمَعُ تَحَاوُرَكُمَا إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ بَصِيرٌ ] - المجادلة 1

#2

Interpretation of ( Al-Ma'idah 12 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз",дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз",диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар). ] - Interpretation of ( Al-Ma'idah 12 )

[ وَلَقَدْ أَخَذَ اللَّهُ مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَبَعَثْنَا مِنْهُمُ اثْنَيْ عَشَرَ نَقِيبًا وَقَالَ اللَّهُ إِنِّي مَعَكُمْ لَئِنْ أَقَمْتُمُ الصَّلَاةَ وَآتَيْتُمُ الزَّكَاةَ وَآمَنْتُمْ بِرُسُلِي وَعَزَّرْتُمُوهُمْ وَأَقْرَضْتُمُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا لَأُكَفِّرَنَّ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَلَأُدْخِلَنَّكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ فَمَنْ كَفَرَ بَعْدَ ذَلِكَ مِنْكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ ] - المائدة 12